Шаригатьтә кешегә кулланышка әйберне биреп тору «гәрия» дип атала.
Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Күршем миннән файдаланып торырга дип, измә савытын алып торды. Үземә кирәк булганлыктан аны сорап кердем. Күршем аны икенче кардәшкә файдаланырга дип биреп җибәргән булып чыкты. Бу очракта аны гамәле дөресме?
— Шаригатьтә кешегә кулланышка әйберне биреп тору «гәрия» дип атала, бу рөхсәт ителә. Кеше икенче кешедән әйбер алып тора икән, бу аңа аны бары үзенә генә куллану хокукын бирә. Ә инде ул әйберне башка кешегә бирү бары хуҗасының рөхсәте белән генә эшләнә, рөхсәтсез бу гамәл дөрес түгел.
Нет комментариев