Кешенең табигате – ит ашау белән бәйле
Әгәр кеше ит ашамаса, аның холкы, әхлакы бозыла
Хәзерге заманда вегетарианство бик актуальләшеп китте. Төрле галимнәр һәм белгечләр моңа төрле бәя бирә. Дин күзлегеннән чыгып, вегетарианство файдалы микән?
Иттән баш тарту мәсьәләсенә ачыклык кертәр өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәковка мөрәҗәгать иттек.
– Мөхәммәт пәйгамбәрнең дүртенче хәлифәсе Гали Радыяллаһу ганһе әйткәнчә: “Әгәр кеше 40 көн рәттән ит ашамаса, аның холкы, әхлакы бозыла”. Холкы бозыла дигәндә, без галимнәр сүзләренә нигезләнеп фикер йөртәбез. Кеше көчсезләнә, аның гыйбәдәте камил булмый, ягъни ул гыйбәдәтен тиешле рәвештә кыла алмый. Шуңа күрә аның холкы бозыла.
Без бу сүзләргә ышанабыз, чөнки ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең дүртенче хәлифәсе, Гали Радыяллаһу ганһедән риваять ителгән. Әлбәттә, идеологик рәвештә дә без иттән ваз кичә алмыйбыз. Веганнар: “Без хайваннарны жәллибез, шуңа ит ашамыйбыз”, – диләр. Андый хәл булырга тиеш түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә кайбер хайваннарны аларның итләре ашалсын өчен яралтты. Бу хакта мәгълүмат турыдан-туры Коръәни Кәримдә әйтелгән. Кыскасы, кешенең табигате – ит ашау белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев