Коръән ашын үзеңнең туган көнеңдә үткәрергә ярыймы?
Дин һәм тормыш

Коръән ашын үзеңнең туган көнеңдә үткәрергә ярыймы?

Әлеге сорауга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

«Әлбәттә, бу – нур өстенә нур. Туган көнебезне тагын ничек үткәрик? Бүләк көтәбез. Җәмәгать, безнең туган көнебез – ул әти-әниебезнең бәйрәме. Без шушы көнне Коръән ашы уздырыйк, әти-әниләребезгә рәхмәт әйтик. «Мине таптыгыз, үстердегез, тәрбия бирдегез. Сезгә бик зур рәхмәт», – диик. Алар инде булмаса, алар өчен дога кылыйк. Туган көнне Коръән ашы итеп уздырыйк», – ди хәзрәт.

Чыганак


Нет комментариев