Кеше җомга алдыннан авыр, тир чыгара торган эштә эшләмәсә, аның кичтән госел алуы максатка яраклыдыр
– Җомга көнендә госел алып мәчеткә, намазга барырга, тиешле дип әйтәләр. Кичтән, кояш баегач мунча кереп яисә госел алсаң, аннан соң җомгага барсаң, бу таләпкә туры киләме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Җомга көнне госел коену – ул сөннәт гамәл. Җомга намазында гадәттә мөселманнар күп җыела, аның барышында аларның бер-берсеннән авыр ис килеп, комачауламасын өчен гөсел коену кабул ителгән. Әгәр дә кеше җомга алдыннан авыр, тир чыгара торган эштә эшләмәсә, аның кичтән госел алуы максатка яраклыдыр.
Нет комментариев