Сездән — сорау, бездән — җавап
Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Мәчеткә ишеген ачып кергәч, тавыш белән сәламлибез. Әмма кайбер кардәшләр фарыз залына кергәч тә кычкырып сәлам бирәләр. Бу вакытта кемдер намаз, кемдер Коръән укый, кемдер догасын багышлый. Бу очракта кычкырып сәлам бирү кирәкме, әллә инде башкаларга комачауламас өчен түбән тавыш белән генә сәламләү дә җитәме?
— Динебезнең күркәм үзенчәлеге — ул да булса сәлам тарату. Пәйгамбәребез (с. г. в.) сәлам таратырга кушты. Әлбәттә, сәлам бирүнең үзенең әдәпләре һәм кагыйдәләре бар. Бу мәсьәләдә Пәйгамбәребез (с. г. в.) тәртипне үзе куйды. Мәсәлән, бәдрәфтә утырган кешегә сәлам бирү дөрес саналмый. Шулай ук кеше гыйбәдәт белән мәшгуль булган вакытта, намаз яисә Коръән укыймы, зекер әйтәме, аларга сәлам бирү киңәш ителми. Мәчеткә кергәндә мәчеттә беркем дә юк икән, әлбәттә тавыш белән сәлам бирә ала, әмма ләкин мәчеткә кергәч, анда кешеләр намаз укып утыра икән, бу очракта кеше сәлам биреп, гыйбадәттә булганнарга комачаулык тудыра. Шуның өчен дә сәлам бирүче үзе яныңда гыйбадәттә булмаган кешегә белән исәнләшеп, үз гыйбадәтенә керешер.
— Ир-атның гаиләсенә сарыф ителгән акчасы сәдака буларак бара дип укыдым. Моны аңлатып китсәгез иде.
— Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән, үзеңнән башлап үзеңә сәдака бир, аннан артса, гаилә әһеленә бир, аннан артса туганнарыңа бир, аннан артса шулай дәвам кыл, дигән. Бу хәдистә зур сөенеч, зур мәгънә бар, үзеңнән башлап садакә бир дигән сүз — үзеңнең матди ихтыяҗларыңны иң элек бетер, үзеңне мохтаҗлыктан чыгар, үзеңә ризык, түбә асты булдыр, үзеңнең бурычларыңны түләп бетер һәм бу үзеңә тотылган чыгымнар садакәдән китә. Гаиләңә, тормыш иптәшеңә, балаларга асыл ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен сарыф ителгән мал шулай ук садакәдән булып санала. Менә шушылардан арткач, башка туганнарга, башкаларга инде садакә белән ярдәм итә алабыз.
— Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы?
— Тәһарәтне алу тәртибе сөннәт гамәл булып тора. Әгәр дә тәһарәтнең дүрт фарызы үтәлгән икән, ягъни бит юу, кулны терсәккә кадәр юу, башка мәсех кылу һәм аякны юу үтәлгән икән, тәртибе үзгәрсә дә, тәһарәт дөрес булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев