Мул табыннар артында иң элек Коръән укылды
Шода мәчетендә бөтен авыл халкын җыеп, Корбан ашы уздырдылар.
Мул табыннар артында иң элек Коръән укылды. Аннан соң Корбан ите белән пешерелгән аштан, бәлештән авыз иттеләр, Күчтәнәчкә дип алып килгән мич коймакларын ашка килүчеләр мактап туя алмады.
«Күңел биреп, Корбан ашы уздырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар насыйп булсын», дип шалтыратты ашты үткәрүдә башлап йөргән Фәйрүзә Зәкиева.
Нет комментариев