Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбә кылу тәртибе турында кыскача аңлатма

Шушы дүрт шарт үтәлгән очракта Аллаһы Сөбхана вә Тәгалә иншаллаһ тәүбәне кабул кыладыр

— Хәзрәт, тәүбә кылуның төшенчәләрен аңлатсагыз иде.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Пәйгамбәребез әйткән: «Һәрбер кеше хаталы, ә һәр кешенең иң хәерлесе ул үз хатасын танып, тәүбә иткәнедер», дигән. Әлбәттә, гөнаһсыз кеше юк, фәкать үз гөнаһыңны тануда гына аерма.

Тәүбәнең иң беренче дәрәҗәсе, ул да булса гөнаһыңны, җибәргән хатаңны тану. Икенче дәрәҗәсе — ул бу гөнаһ кылганга үкенү. Һәм өченче дәрәҗәсе — бу кылган гөнаһка кире кайтмаска ният кылу, бу гөнаһтан туктау. Дүртенче дәрәҗә — бу гөнаһка кире кайтмау.

Шушы дүрт шарт үтәлгән очракта Аллаһы Сөбхана вә Тәгалә иншаллаһ тәүбәне кабул кыладыр.

Әлбәттә, безнең элекеге кылган хаталарыбыз бар, әгәр кеше аның өчен үкенә икән, ул аны сөйләми, сөйләгән очракта да ул аны мактанып сөйләми, ә үкенеп, гыйбрәт итеп сөйләргә мөмкин. Хатага кире кайткан очракта да, Аллаһы Сөбхана вә Тәгалә тәүбәне кабул итүче һәм тәүбәне янәдән сорарга кирәк була.

Гали (р. г.) дән кеше ничә мәртәбә тәүбә кыла ала, дип сорагач: «Шайтан өметен өзгәнчегә кадәр», дип җавап биргән.

Шуңа да кем дә кем гөнаһын янәдән кыла икән, әлбәттә аның күңелендә үзенә карата, гөнаһына карата нәфрәте арта һәм ахыр чиктә ул дөрестән дә гөнаһ кылудан туктый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини сораулар