Теплоходта сәяхәт яки «Яулыгым ниләр сөйли» бәйгесендә катнашу тарихы
Рамазан аенда башланып киткән бу конкурска йомгакны Идел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт итеп, шунда бүләкләү белән булачагын хәбәр иттеләр
Укытучым Гөлнар Илдаровна миңа «Яулыгым ниләр сөйли» бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткән иде. Мин бик теләп риза булдым, чөнки кечкенәдән дини гаиләдә үстем һәм яулык бәйләү минем өчен ят әйбер түгел иде. Иң беренче яулык кияргә мин мәдрәсәгә йөргәндә өйрәндем. Аннан соң мәктәпкә дә яулык бәйләп бардым. Ә бу бәйгегә нәкъ тә менә яулык бәйләү тарихын язарга кирәк иде.
Мин яулыкның татар халкыбызда зур урын тотуы, аның хатын-кызлар өчен кирәклеге, әһәмияте турында яздым. Шулай ук үземнең биографиям белән дә таныштырдым. Мәдрәсәдә дини белем алуым, ничек беренче тапкыр мәктәпкә яулыктан килүем, гаиләбез белән дини бәйрәмнәр үткәрүебез турында да мәгълүмат бирдем.
Рамазан аенда башланып киткән бу конкурска йомгакны Идел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт итеп, шунда бүләкләү белән булачагын хәбәр иттеләр. Мин бик шатландым, чөнки әлегә хәтле теплоходта йөргәнем юк иде.
16нчы июльдә без искиткеч матур сәяхәткә кузгалдык. Теплоходта йөзү бик тә күңелле икән. Иң беренче безне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Аннан соң Җәлил хәзрәтнең гаилә серләре турында бик үтемле вәгазен тыңладык. Аның авыр тоелган мәсьәләләрне дә хикмәт белән әйтүе барыбызның да күңеленә хуш килде. Ул үзенең тормыш иптәше Гөлфәния ханым белән килгән иде. Аларның үзебезнең районнан булуы тагын да сөенечле иде.
Вәгазьдән соң котлау өлеше башланды. 1, 2, 3 урыннар һәм гран при бирелде. Катнашучылар арасында төрле яшьтәге ханымнар бар иде, ә минем шикелле мәктәп укучыларыннан без ике кыз гына идек. Миңа «Иң яшь катнашучы» номинациясе буенча диплом һәм бүләк бирделәр.
Теплоходта йөзү миңа бик ошады. Истәлеккә фотога да төштек. Бу сәяхәт әле озак вакытлар минем күңелемдә сакланыр.
Әлеге сәяхәтне оештыруда өлешләре кергән якыннарыма, укытучыма, оештыручыларга, Диния Нәзарәте хезмәткәрләренә рәхмәтләремне җиткерәм.
Гайшә Камалиева,
Балтач урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев