Рамил гаиләсенә озын гомер, бәхетле тормыш телибез
Популяр алып баручы Рамил Шәрәфиев тормышында куанычлы вакыйга — Рамил сөйгәне белән никах укыткан. «Җомга көнне шундый яңалыкларыбыз бар сезгә. Бүгеннән без — гаилә», — дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Ләкин Рамил кәләшен бик серле итеп яшерә. Никах фотосында кияү белән кәләшнең йөзләре күренми. Тормыш иптәше итеп Фирзия исемле кызны сайлавы гына билгеле.
Нет комментариев