Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Әти югалды: табарга булышыгыз зинһар!

Минем Әтине ничек яратканны белгәннәр мине аңлар диеп уйлыйм хәзер...

ӘТИ ЮГАЛДЫ.

Әтинең инде 5-6 ел өлешчә хәтере юк. Соңгы 10 елны хәтерләми. Илдә ниләр барганын да белми. Әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да, кабатлап сорый.

Өйдә «Мин Әлмәткә эшкә киттем» дигән записка гына калган. Әйтеп яздырмасалар, әти белмәс иде аны. Әлмәткә барганы юк беркайчан да. Телефоны да өйдә. Тик ул барыбер үзе аннан шалтырата белми иде. Гел үзебез шалтыратып тордык. Башта мең төрле сорау...

Бармаган җир, эзләмәгән кеше калмады.
Бүгенге көндә әти Татарстанда В РОЗЫСКЕ.
Хәле шәптән түгел. Көчкә атлап йөри. 10 минут селкенгәч, башы чатнап барып утыра.

❗ ТАБАРГА БУЛЫШЫГЫЗ ЗИНҺАР🤲🏾💔 ❗
Исән чагында. Әтисез тормышны күзалдыма да китерәлмим. Әби миңа үләр алдыннан нәзер итеп «Әтиеңне сакла, кызым» диеп әйтеп калдырды. Мин әбинең дә соңгы ышанычын акларга тиеш...

Әти авыру сәбәпле фотоларын күрсәткәнем булмады моңарчы. Менә ич ул минем әти. Сызылып киткән мыеклы, бөдрә чәчле, озын буйлы, чибәр Чапаем!💔

Инде төшләремдә Әти белән саташа башладым.
Бүген төштә Әтине таптым. Ниндидер бер кызыл машина төшереп калдырды да урам чатында, йөгереп төшеп алып мендем өйгә. Шундый сәерләнгән. Алдыма әтинең башын салдым да, колагына ДОГА укый башладым. Тибенә, ниндидер бер башка телдә сөйләшә башлады. Кат-кат укыдым доганы. Тынычланды дигәндә телефон шалтыраганга уянып киттем...

Кайдадыр салкында, ашамыйча йөридер инде җаным.
Өстендә нинди кием икәнен дә белмим. Әлмәттә дә инде эзлиләр. Мәчет тирәсендә йөрергә мөмкин. Теләсә кайсы шәһәрдә йә авылда була ала. Әлегә кем алып киткәнен табалмыйбыз. Әмма сезнең ярдәм белән тизрәк табарбыз дип ышанам.


ӘТИЕМНЕ КАЙТАРЫГЫЗ ӘЛЕ❗️❗️❗️

Гөлинә Шәйхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев