«Рәхмәтлебез сиңа...»
Фазлыевлар зур шатлыклары белән уртаклашты
Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз парлы бию белән шөгыльләнә һәм инде югары үрләр яулый, дип яза «Кызыл таң».
Күптән түгел уллары Аяз әти-әнисен тагын бер уңышы белән сөендергән.«Ура! Безнең Аяз һәм Катя Казан Кремле кубогы турнирының җиңүчеләре булдылар. Икешәр тапкыр беренче урын яуладылар.
Ата-ана өчен баласының уңышыннан да зуррак шатлык юктыр. Күпме үҗәтлек, көч, күз яшьләре, тырышлык, йокысыз төннәр, күнекмәләр өчен матди чыгымнар нәтиҗәсе бу.
Тренерларыбызга, укытучыларыбызга, Аллаһы Тәгаләгә һәм, тәртибең һәм тырышлыгың өчен, улыбыз Аяз, сиңа рәхмәтлебез. Горурланабыз, улым», – дип язды Алсу Фазлыева үзенең сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев