Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Сиринә Зәйнетдинова: «Бүген шундый стресс кичердем...»

... концерт алдыннан тавыш, ут аппаратурасы янып чыкты. Икенче көн, икенче концертым.

Сиринә Зәйнетдинова концерты алдыннан бик каты стресс кичерүе хакында сөйләде. Тамаша башланыр алдыннан алар командасының бөтен аппаратуралары янып юк булган. Бу ситуациядән ничек чыкканнар соң?

«Белсәгез икән, дуслар, шундый зур стресс кичердем бүген… Башкортстанда, Тәтешледә концерт алдыннан тавыш, ут аппаратурасы янып чыкты. Икенче көн, икенче концертым.

Командам белән бергә тиз арада бу проблеманы чишәргә тырыштык. Чөнки берничә сәгатьтән минем зарыгып көткән тамашачыларым килә. Пульт, усилитель, колонкалар бер секундта юк булды. Бик авыр хәл иде безнең өчен.

Мин мондый ситуациядә беренче тапкыр. Бөтен командам белән яңа план корырга тотындык. Нишләргә? Ничек ясарга? Кайдан табарга? Башта мең сорау, бөтен группам белән уйга баттык. Планда «күчерергә» дигән уй да бар иде. Әмма без тиз генә бирешә торганнардан түгел. Билетлар алынган, ерак юллар узып килдек, мине сәхнәдә көтәләр – бернинди күчерү юк.

Клуб җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларның аппаратураларын алып, концерт куеп чыктык. Репетициясез үткәрдек. Мондый форс-мажорлар кешене тагын да ныгыта», – дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә.

Комментарийларда халык әле күптән түгел генә Данир Сабировның концертында да шундый ук хәл булуы турында искә алган.

«Сәер бу», – дип тә язып калдырганнар. «Ут 220дән өскә сикереп алса, кызганыч, шундый хәл килеп чыга икән», – дип аңлаткан Сиринә Зәйнетдинова аппаратурасыз калу сәбәбен.

«Алга таба нишләргә җыенасыз? Тулысынча яңа җиһазлар алырга туры киләчәкме?» – дип тә борчылалар җырчы өчен.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев