Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Банан кабыгыннан үсемлек һәм гөлләр өчен ашлама ясау ысуллары

Санап үтелгән ысуллар тукландыру чарасы булудан тыш, туфрак составын яхшыртырга да сәләтле.

Төбенә салу өчен ашлама. Яңа гына чистартылган банан кабыгын юарга һәм корытырга. Аны кайчы яки пычак белән вакларга. Үсемлек яки гөл утыртасы савытның туфрагына 10 сантиметр тирәнлектә салып калдырырга. Өстенә гөл яки үсемлекне утыртырга.

Коры ашлама. Банан кабыгын коры ашлама буларак та кулланырга мөмкин. Моның өчен банан кабыгын сушилкада киптерергә. Аннары кофе ваклагычта яки блендерда вакларга. Әлеге коры ашламаны туфрак белән бутап, үсемлекләр һәм гөлләр утыртырга яки юка гына итеп, төпләре әйләнәсенә сибеп чыгарга мөмкин.

Файдалы төнәтмә. Өч банан кабыгын яхшылап юарга һәм вакларга. Кабыкны пычак белән турарга яки блендер ярдәмендә изәргә. Изелгән кабыкны 3 литрлы банкага салып, өстенә кайнар су коярга. Караңгы урында 1–2 көн тотарга. Әзер төнәтмәне гөлләр һәм үсентеләр төбенә 1:2 исәбеннән су белән болгатып сибәргә. Ашлама ясаганда, бананның ике башын һәм сабагын кулланмаска киңәш ителә.

Компост. Банан кабыгына, башка яшелчә һәм җиләк-җимеш кабыклары, йомырка кабыгы, чәй түбе салып, исне чыгармый торган герметик савытларга салып тотарга. Әлеге "тәмлүшкә"не бигрәк тә гөлләр ярата.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банан

erid: 2Vtzqv1AZW9