Горбуша балыгы коры булмасын өчен нишләргә?
Бәрәңге боламыгы белән мондый балык бик тәмле булачак!
Горбуша тәмле булса да, кыздырганнан соң яисә пешергәннән соң коры була. Балык сусыл булсын өчен түбәндәгечә әзерли аласыз.
Балыкны эретеп (туң булган очракта), кисәкләргә бүлегез.
Суган белән кишерне майда кыздырып, балык пешәчәк савытка җәегез. Өстенә балыкны төзегез.
100 гр каймакны 200 мл су, тәмләткечләр һәм тоз белән болгатып, балык өстенә салыгыз. 190 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 мин чамасы пешерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев