Гайлә бәйрәмнәренә шигъри юллар
Иң матур котлау текстлары

Гайлә бәйрәмнәренә шигъри юллар

Игътибар, сайтыбызда яңа рубрика ачылды - Иң матур котлау текстлары. Биредә төрле темаларга котлау текстлары урнаштырылачак, рәхәтләнеп кулланыгыз.

Бүгенгедәй япь-яшь матур булып,
Сау-сәламәт булып кал.
Тормыш басуыннан уңыш, бәхет,
Шатлык-куанычлар кына җыеп ал.

* * *
Кайгы-хәсрәт юл тапмасын
Безнең тату бердәм ояга.
Бергә матур итеп, куанып яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда!

* * *
Туар елларда да тормышыңның
Бөтен ягы булсын түгәрәк.
Бергә-бергә шулай сөенешеп
Гомер итик әле бергәләп.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


котлау тексты

Нет комментариев