Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Туган көнгә матур теләк

Туган көнгә, йөрәк түреннән чыккан иң матур татарча котлау текстлары!

Туган көндә матур теләк

Булсын әле үзеңә.

Күктән кояш балкып торсын,

Нурлар сибеп йөзеңә.

 

Шаулап чәчәк атып торсын

Бакчаларда гөлләрең,

Бүгенгедәй ямьле үтсен

Киләчәктә көннәрең.

 

Син яраткан матур кошлар

Сайрасыннар болында,

Исән-саулык, ак бәхетләр

Юлдаш булсын юлыңда. 

 

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

 

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

 

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

 

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

 

Тормышнын иӊ ямьле чагы,

Илле яшь - ул аз әле!

Алда әле - купме шатлык!

Күпме бәхет, наз әле!

 

Гомереӊнеӊ бу мизгеле -

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

 

Бәхет - инеш түгел агарга,

Яңгыр түгел күктән яварга.

Ярат! Түземле бул! Тырыш!

Шулай мөмкин бәхет табарга!

 

Син табарсың аны...Тик бер кайчан да

Ычкындырма аны кулыңнан...

Бәхет, шатлык телим сиңа

Барган чакта тормыш юлыннан!

 

Бергә атлыйк нык адымнар белән,.

Бергә булсак барыбер җиңелрәк!

Авыр чакта күкрәгенә кысып,

Сыенырга миңа син кирәк!

 

40 яшь тулган көн белән котлау

 

Күңелләрдә канат иде,

Киң дөньялар тар иде.

Кырык яшьлек бабай, диеп

Йөргән чаклар бар иде.

 

Бүген менә сиңа да бит,

Дустым, кырык яшь икән.

Бер дә бабай диеп булмый,

Кырык — кызык яшь икән.

 

Үз-үзеңне егет итеп

Тойган чаклар буладыр.

Күңел кайчак матур кызлар

Ягына да борадыр.

 

Тел тидермик, кырык яшең

Шул килеш — кырык булсын.

Кырык эшең кырылса да

Яшәве кызык булсын.

 

Хозур Ильяс һәр эшеңдә

Изгелек кылып торсын.

Теләгәнең булып торсын,

Юлларың уңып торсын.

 

Шатлыкларың көн дә булсын,

Көненә кырык булсын.

Шуның өчен, әйдә, берне

Күтәрик — кызык булсын.

 

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

 

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

 

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

 

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

 

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең.

Әтиеңә, әниеңә

Сөенеч китергәнсең.

 

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ягымлыдыр карашың.

Ирең ничек яратмасын

Син Сандугач баласын.

 

Бик күпләрне көнләштереп

Яшисез бергә-бергә.

Мәхәббәт ялкыннарыгыз

Сүрелмәсен гомергә.

 

Балаларың дәүмәтләрен

Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең

Җилфердәсен җилләрдә.

 

Көзләрең дә язлар булып,

Кышларың да җәйдәй булсын,

Йортыңда нур балкысын,

Бәхет, шатлык тулып торсын,

 

Кояш гел елмаеп торсын

Олыгайган көннәрдә.

Ходай сиңа насыйп иткән

Җир йөзенә туарга.

 

Пар атларда апкайтканнар

Сабантуйлы айларда.

Бәхеткәең ташып торсын,

Йөрсәң дә син кайларда.

 

Сабыр булып үстердегез,

Безне кеше иттегез.

Рәхмәт сезгә әти-әни,

Озын гомер итегез.

 

Сезгә карап әле бик күп

Безгә үрнәк аласы.

Сез безне саклаган кебек

Ходай сезне сакласын!

 

Бәхеткәең охшаш булсын иде

Яңа яуган ап-ак карларга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

 

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

 

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

 

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

 

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

--------------------------------

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

5

1

3

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау