Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Туган көннәргә, юбилейларга иң матур котлау сүзләрен биредә табарсыз

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Әти, син әни белән безнең нигезебезнең алтын баганалары.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Әти, син әни белән безнең нигезебезнең алтын баганалары. Без – балаларыңның гына түгел, барлык туганнарның олы терәге, киңәшчесе, таянычы син. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар – чиксез дәрья. Синең кебек сабыр, миһербанлы, тырыш, ярдәмчел, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Каршыңа төшкән тормыш авырлыкларына бирешми,  һәрчак җиңә килгәнсең. Без – балаларыңа, синең өчен җан атып, бабай дип өзелеп торган оныкларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яши киләсең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезнең җылысын әни белән суытмый саклап килүегез өчен зур рәхмәт. Алга таба да өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булса иде. Киләчәктә дә әниебез Гөлфара белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, без – балаларыгызның игелеген күреп , сау-сәламәт булып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән әниебез, кода-кодагыең һәм барлык туганнар исеменнән балаларың.

*     *     *
Безнең өчен бик якын һәм кадерле булган туганыбызның 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине йөрәктәге иң җылы хисләр аша куркәм бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Без – 4 ир балага тормыш бүләк иткән ягымлы, сабыр, кешелекле, олы җанлы әни син. Әтиебез белән бергә тормыш итә башлавыгызга да 30 ел була. Алдагы тормышыгызны әтиебез Илдар белән тигезлектә матур кичерергә, балалар, оныклар янәшәсендә, якты дөньяның рәхәтен тоеп, озак яшәргә насыйп булсын. Сәламәтлек беркайчан да ташламасын үзегезне. Без Сезне хөрмәт итәбез һәм бик яратабыз.

50 яшь ул ярты гомер генә,
Киләчәктә яшә яртысын.
Гомер юлың мәңге сүнмәс булып,
Якты йолдыз кебек балкысын.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.

Сине яратып, хөрмәт итеп әти-әниләребез, тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.

*     *     *
Кадерле әниебезгә 80 яшь тулды.

Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел көрлеге, ныклы сәламәтлек телибез. Ходай сиңа киләчәктә дә якыннарыңның ихтирамын, игътибарын тоеп яшәргә насыйп итсен. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Әниебез!

Тормышыбызның ныклы тоткасы син,
Һәркайсыбыз өчен олы бер терәк.
Яшә әле шатлыгыбыз булып,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән 5 балаң, кияү-киленнәрең, 11 оныгың, 7 оныкчыгың.

*     *     *
Әтиебезгә 70 яшь тулды.
Әти, сине матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныгын телибез.

70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булганың өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, туган-тумачаларың, оныкларың, дус-ишләрең.

*     *     *
Кадерле әтиебез 70 яше тулуы белән котлыйбыз

Әти! Сиңа алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән узарга язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.

Иң изге теләкләр белән кызларың, киявең, оныкларың.

*     *     *
Кадерле әтиебез 65 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерлебез! Әниебез белән кызларын бакчадагы гөлдәй назлап, яратып, җил-давылдан саклап, аякларны җиргә тидерми йөртеп үстердегез. Кояш нурыдай җылылык өреп, күңелләребезгә изге ниятләр салдыгыз, олы тормыш юлына әзерләп чыгардыгыз. Бүгенге бәхетле көнебездә без горурланып, әтиебезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без сине һаман да сабый баладай яратып, сабый чактагы кебек төпле киңәшләреңә таянып яшибез. Эшкә өйрәтүең, авырлыкларга бирешми яшәргә өндәвең, серләр бүлешерлек дус булганың өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез!

Тормыш сукмакларын иңләп, буйлап,
65 ел гомер кичкәнсең.
Җил-давылны, авырлыкны җиңеп,
Матур тормыш бүләк иткәнсең.

Безнең бәхет – синең исәнлектә,
Сәламәтлек ташлап китмәсен.
Әтиебез, чиксез рәхмәт сиңа,
Кайгы җиле берүк исмәсен!

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, әниебез һәм оныкларың.
*     *     *
Кадерле әниебез, әбиебез 65 яшь тула.

Кадерле әниебез, сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык, шатлык, кар бөртегедәй ак бәхетләр, бабай белән, безнең белән озак яшәвеңне телибез.

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыең .

*     *     *
Кадерле әтиебез 60 яшь тулды.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, иксез-чиксез бәхет-шатлык, әниебез Фәридә белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.

*     *     *
Хезмәттәшебезнең 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле ___________! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

Хөрмәт белән  хуҗалык коллективы.

*     *     *
Кадерле әтиебезнең туган көне.
Әти, сине 55 яшьлек күркәм юбилеең белән котлыйбыз.
Без телибез сиңа, Әти,
Уңышларның зурысын,
Гомернең озынын,
Киләчәкнең матурын,
Сәламәтлекнең иң ныгын.
Күрмәсен башларың
Ялгызлык хәсрәтен,
Балалар кайгысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

*     *     *
50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле _______________! Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, киләчәктә үтәсе елларыгызга һәм юлларыгызга яктылык, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.
Хөрмәт белән  хуҗалык коллективы.

*     *     *
Уважаемый ________________________________!
Поздравляем Вас с Юбилеем! Желаем не поддаваться годам, быть веселым, жизнерадостным, здоровым, радоваться каждому дню.
Позади целая эпоха, большая и красивая жизнь. Вы много и честно работали и Ваш труд стал достойным вкладом. Вы продолжаете оставаться движущей силой для всех нас, кто Вас знает и любит. Крепкого здоровья и земных благ.
С Юбилеем Вас!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты