Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Туганнарыгызны иң матур котлаулар белән сөендерәсегез килсә рәхим итегез

Тиздән "Әниләр көне" билгеләп үтеләчәк. Кадерлеләрегезгә матур котлаулар әзерләр өчен безең пабликка рәхим итегез!

Тормыш сөючән, сабыр холыклы, киң күңелле, олы җанлы әтиебез, сине ихлас күңелебездән күркәм гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа бәхет-шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең иң хәерлесен телибез. Син һәрвакыт безнең өчен затлы, үрнәк әти, гаиләбезнең ныклы терәге. Гомеребез буе синең чиксез яратуыңны, ярдәмеңне, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз булуыңны тоеп яшибез. Әни белән 63 ел парлы гомерегездә сез безне олы тормышка әзерләп, акыл һәм әдәп белән яшәргә өйрәттегез. Барысы өчен дә рәхмәтләребезне җиткереп, алга таба да кадерле әти-әни, әби-бабай булып, мул тормышта, һәр көнне сөенеп яшәвегезне телибез.

Нәселебезнең үзәге син, Әти!
Гаиләбезнең йөрәге син, Әти!
Барыбызның терәге син, Әти!
Язмышыбыз бүләге син, Әти!

Олы хөрмәт хисләре белән әниебез, балаларың, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, барлык туганнарың.

*************

1945 елның ноябрендә Балтач районы _____________ авылында  ________________________ дөньяга килә. Бик кырыс еллар булса да, әти-әнисенә ярдәмче булып үскәч, әнисеннән паспортын сорап алып, чит якларга чыгып китә. Юк, ул югалып калмый, уку йортнына  кереп, белем алып, спорт өлкәсендә көрәшче булып, югары дәрәҗәле эш урыннарын яулый. Әти-әнисен, туганнарын сөендереп яши. Себер якларында гомеренең матур елларын уздырып, инде лаеклы ялга чыккач, туган ягына кайтырга була һәм бүгенге көндә, 6 ноябрьдә үзенә генә хас булган 75 яшьлек юбилеен,  гомер көзен каршылый!

Кадерле тормыш иптәшем, балаларымның әтисе, абыебыз, сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син бу тормышта бик бәхетле, чөнки бар кеше, кызганычка каршы, бу яшенә җитми, дөньядан китә. Инде без сиңа моннан соң да сәламәт, бәхетле булып, тормышның рәхәтен тоеп яшәвеңне телибез. Үз теләкләрең, хыялларың әле бик күп, шуларның чынга ашуын Ходай насыйп итүен теләп, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың туганнарың.

*************

Олы хөрмәткә лаек әниебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигез тормышта, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

“Әнкәй” диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә, сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын юбилеең, Әни,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр,
Якыннарың, барлык дусларың.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, энең. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

*************

Кадерлебез, юбилеең белән тәбрикләп, без сиңа сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер телибез. Син үз гомереңдә авырлыкларны күп күрсәң дә, сынмадың, сыгылмадың.

Тормышыбызның ныклы тоткасы син,
Һәркайсыбыз өчен зур терәк.
Яшә әле шатлыгыбыз булып,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың.

*************

Әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Син олы йөрәкле, мәрхәмәтле әти, ярдәмчел туган. Син безнең ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа. Ходай сиңа дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, балаларыңның ихтирамын тоеп, оныклар янәшәсендә озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

*************

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Син йортыбызның нуры, тормышыбызның яме, һәрчак тәмле телле, ачык йөзле, алтын куллы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булганың өчен без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Блуса иде, Әни, бәхилләшеп.

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

*************

Әнием, сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кеше гомере үткән еллары белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларың өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, хөрмәт иткән әби. Барыбызга өләшкән күңел назың синен гомерне дә еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер телибез.

«Әни», – диеп әйтер кешең булу –
Нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде шулай,
«Әни», – диеп, назлап эндәшеп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, киявең, оныкларың һәм барлык туганнарың.

*************
55 яшьлек юбилейга

Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз, озын гомер, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез.

Изге теләкләр белән әниебез, улың һәм кызың.

* * *

Аллаһы Тәгалә сиңа хатын-кызда була торган иң күркәм сыйфатларны биргән. Чибәр дә син, көләч йөзле, сабыр, ярдәмчел, туган җанлы. Без сине шундый булганың өчен ихлас күңелдән яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Алдагы көндә дә Әнәс белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның уңышларына куанып, оныкларга сөенеп, туганнар, дуслар янәшәсендә, хезмәтеңнән тәм табып яшәргә насыйп булсын!
Сине котлап туганнарың.

* * *
Хезмәттәшебезне 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гомер буе сәүдә өлкәсендә намуслы хезмәт куеп, кешеләрне яратып, үзенә таләпчән, хезмәттәшләренә хөрмәтле  булганга авыл халкы арасында абруе зур. Гаиләсенә иминлек, үзенә сәламәтлек, балаларына игелек телибез.

Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгын булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлыйбыз