Балаларның җәрәһәтләнү һәм үлем очракларын кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балаларга һәм әти-әниләргә мәгүлүмәт
Балаларның бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә җәрәһәтләнү һәм үлем чараларын кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балаларга һәм әти-әниләргә мәгүлүмәт җиткереп үтәсебез килә
Күпчелек җәрәһәтләнү һәм үлем чаралары юл-транспорт һәләкәте вакытында һәм су коену вакытында теркәлә.
Безнең Республикабызда балалар катнашы белән юл-транспорт имгәнү чаралары, су коенганда батып үлү чаралары бик күп теркәлә. Шушы чараларны булдырмас өчен, иң беренче чиратта, ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Кечкенә яшьтән үк балаларга юл-йөрү кагыйдәләрен, әти-әниләр рөхсәтеннән башка кая да булса барырга ярамауны һәрдаим аңлатып тору бәлигъ булмаган балалар өчен бик мөһим.
— 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль яки йөк автомобиле кабинасында йөртү өчен балаларны махсус креслода утыртып йөрү бик мөһим. Аннан зуррак балалар куркынычсызлык каешлары тагып йөрергә тиеш.
— Һәр балада карангы вакытта урамда йөргән вакытта яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.
— Машина йөртү һәм моторлы транспортта йөрер өчен махсус машина йөртү таныклыгы булырга тиеш.
— 14 яше тулмаган балалар велосипедта олы юлда йөрергә тиеш тугел.
— 18 яше тулмаган балаларга әти-әнисез үзләренә генә су коенырга ярамый.
Су коену әти яисә әни янында махсус су коенырга ярый торган урында булырга тиеш.
Балалар үзләре өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән юл янында, сулыкларда караучысыз калмауны бик яхшылап кайгыртырга кирәк.
Балтач районы балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев