Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Имин юл - имин гаилә!

Бүген авариядә үлгәннәрне искә алу көне (фото)

Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик!!!

Шофер, тизлекне сакла!
2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл фаҗигасендә вафат булучыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шушы дата якынлашкан көннәрдә Балтач гимназиясенең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ инспекторы, участок вәкиле һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге белән берлектә тере коридор булып басып, шоферларны ашыкмаска, тизлекне арттырмаска, юлда кагыйдәләрне үтәп йөрергә чакырдылар.
Бүген иртәнге сәгатьләрдә үткәрелгән акциянең төп максаты — юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны тагын бер кат искә алу һәм шулай ук аварияләрнең күп булуына игътибарны юнәлтү. Юл һәлакәтләрендә күбрәк яшьләрнең (15-25 яшь) гомере өзелүе бигрәк тә аяныч.
2024 елның 10 айлык мәгълүматларына карасак, республика буенча юл-транспорт һәлакәтендә 220 кешенең гомере өзелгән, 16 яшькәчә булган 10 бала вафат булган, 352 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Фаҗигага илтүче иң төп факторлар булып, тизлекне арттыру, тиешле булмаган җирдә каршы як полосага чыгу һәм спиртлы эчемлекләр куллану тора. Җәяүлеләр белән булган аварияләр дә сагаерга мәҗбүр итә. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга, кара киемле дә булса, җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Статистика буенча җәяүлене бәрдергән аварияләрдә күбесе караңгы вакытта, җәяүлене күрмәү сәбәпле, килеп чыга.
2017 елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта иминлек каешы белән эләктереп йөртергә дә ярый дигән үзгәрешләр керсә дә, баланың куркынычсызлыгы өчен Юл хәрәкәте инспекциясе 12 яшькә кадәр махсус креслода утыртып йөртергә киңәш итә. Ә алдагы урындыкта 12 яшькә кадәр махсус креслога утыртып йөртү мәҗбүри.
Юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да кагыйдәне төгәл үтәве кирәк.
Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик, дип хәбәр итә «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9