Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң күп укылган

Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш (ахыры)...

"Артистлар кебек, чибәрләрнең-чибәре иде киленем - дип өзгәләнә Ана. Йомшак иде. Улымны яратты, үземне дә якын күрде. Сау-сәламәт ул тапты. Оныгыма 2 яшь туларга 1 ай кала янәдән балага узуы турында хәбәр итте.

Җан кыеп булмый, алып кайтырсың, бергә-бергә карарбыз дидем. Мондагы УЗИдан күренгәчтен, аналыгында шеш бар, дип Казанга җибәрделәр. Казан куркыныч түгел, күтәр дә, алып кайт, дигән, үзе дә бер бала белән генә каласым килми, диде. Кыз бала алып кайтты, җаным, аннан инде хәле авырайды, берүзеңә өч бәбәй бит дип әниләре киленне алырга килде. Шулай алып китеп, кайтарып йөрделәр. Соңгысында Һич кенә дә җибәрәсем килмәде, шул китүдән кайтмады инде. Җирләвен дә Тырышта җирләделәр. Үзе шулай теләгән. Менә шул күңелемне битәрли, ник шулай итте микән ул... Рәнҗемисеңме миңа, дигәч, юк, әни, болай да ике баланы син карыйсың бит диде".

Берсендә Хәмит килгәч, Рафилә янындагы иптәш кызыннан кисәк кенә сорап куя:
- Хәмит киттеме әле?
- Юк, монда әле, - ди иптәш кызы. - Әйтер сүзең бар идеме...
- Бар шул... Керсен әле...
Ир кергәч иреннәр бары бер җөмләне генә кабатлый:
- Хәмит, мин үләрмен инде... Син, зинһар, балаларны аерма...

Киленен күмгән көннән башлап Мөнәвәрә апаның күңел күген кара болыт каплый. Бер шатлык та, барлык та аны куандырмый. Киленен сагыну, улын кызгану, ике нәни, шул ук вакытта гәүдәле оныкларының үзәк өзгеч күз карашлары ананың төн йокыларын ала. Хәмите янә йөрәк белән егылып үлгәч, хәсрәт уты тагын да ныграк кабына. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк ди инде күпне күргән, картлык көнендә дә хәсрәт эчендә яшәгән Ана йөрәге.

Онык-улын ике яше тулар-тулмас, онык-кызын биләүдә хәлдә кочагына кыскан килеш калган әби-ананың балаларына да инде тиздән 18 яшь тула - улына гыйнварда, кызына соңрак. Шушы ике дөм ятим балага ата да, ана да була белгән Мөнәвәрә әбигә һәйкәл куярлык. Шуңа да Аланда, Мөнәвәрә әбигә килдек, дисәк, килене һәм улы үлгәнме, ике оныгын үстергәнме? дип сорау-катыш әйтә куялар. Мондагыларның берсе дә гади авыл карчыгының язмышына битараф түгел димәк.

Ике бала да хәзер үзебезнең райондагы һөнәр лицеенда белем ала. Алан ерак димиләр, көн дә кайтып йөриләр. Әбиләренең җылы карашы, изге догалары аларны озатып кала, табындагы җылы ризык белән каршы ала. Төп нигездәге йортны яңартканда әбиләре аларны Тырышка җибәрә. Салкын көзге көн, йортны күтәрергә кирәк, торыр урын - мунча тиклем иске өй. Суык, өскә бишмәт киеп йөрисе. Шунда да алар әбиләрен, әби, кайтыйк инде, дип йөдәтеп бетерәләр. Югыйсә, әни ягы Тырышта аларга мөнәсәбәт начар түгел, мәрхүм киленнең ир туганы да хатыны белән рәхимле үзләренә, әле дә булса мал суйсалар итен, тәм-томын китереп, гел кунакка дәшеп, үзләре дә еш килеп торалар. Тик, күпме генә олы йөрәкле булсалар да, берсе дә бишектән үк сөеп баккан әби карашларын, әби яратуын алыштыра алмый шул. И, Ходаем, шушы Мөнәвәрә апага озын гомерләр бирсәң иде, камил акылыннан аермасаң иде, әле аның, үзе әйтмешли, унике баладан кала тагын икесен кеше итәсе бар.

Әңгәмәбез ахырында Мөнәвәрә әби чәйгә дәште. Ә без инде, кайдагы кызу халык, ашыгабыз шул, икенче килгәч керербез, дип котылабыз.
- Кермисең инде син...

Тәрәзәдән күзен алмый моңсу гына әйтелгән сүздән әллә нишләп киттем. Килә калсам, керермен, Мөнәвәрә апа, ник кермәскә?! Әле миңа сезнең, бу тиклем газап күреп тә, (алай гына мы соң, көтү көтеп, сагыз җыеп үскән сабыйларын гомер буе кызганып яшәүдән тыш, үскәчтен дә чирле йөрәк белән әфган җирләрендә җәфа чигеп, туган авылына, уч тутырып дару эчә-эчә көч-хәл белән кайтып егылган, аннан озак та үтми үлгән улы хәсрәте, тагын бер улының бер гаепсезгә гаепле булуы, бер-бер артлы күргән кайгылардан йөрәге күтәралмый, машинада барган җирдән юлда туктап, башын кыңгыр салып үлеп китүе... үземнән алда бала хәсрәтләре күрсәтмә дип юкка гына сорамый шул аналар Ходайдан...) сабырлыкларыгызның асылына төшенеп бетәсем бар...

Мин киттем...Әби калды...Ул үзәк өзгеч хатирәләр белән калды. Киленен искә алганда, «Казан хастаханәсендә ятканда көндәлек язып барган дигәннәр иде. Шушы ике баланың берсендә инде ул. Шуны табалмыйм», дигән иде әбием. Миңа күрсәтергә оныкларының фотоларын эзләгәндә килеп чыкмасынмы... Хәмиткә диелгән... Мөнәвәрә әби калтыранган куллары белән көндәлекне урынына куйды. Ике сабыеннан рөхсәт сорамый гына уку килешмәс, диде ахырысы...
Язманың алдагы өлешләре:
Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш бер Ананың җанында
Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш... (дәвамы)
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250