23 август көнне Балтачта «Буыннар старты» дигән яңа конкурс узачак
Юл хәрәкәте иминлеге

23 август көнне Балтачта «Буыннар старты» дигән яңа конкурс узачак

Бәйге 23 август көнне 9.00 сәгатьтә ДОСААФ бинасында узачак

Балтач районының дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе райондашларны «Буыннар старты» конкурсында катнашырга чакыра.

Бәйге 23 август көнне 9.00 сәгатьтә ДОСААФ бинасында узачак.

Катнашырга теләүчеләргә дүрт кешедән торган команда төзергә кирәк:

  • әти;
  • әни;
  • 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге бала
  •  55 һәм 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган әби-бабай.

Катнашучыларга нәрсә белергә кирәк?

  • юл хәрәкәте кагыйдәләре;
  • беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре;
  • тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (янгын куркынычсызлыгын да кертеп);
  • велосипед һәм автомобильне фигуралы йөртү күнекмәләре.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев