Авариядә 56 яшьлек хатын һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Авариядә 56 яшьлек хатын һәлак булган

Каршы яктан килүче автомобиль белән идарә иткән 56 яшьлек хатын урында ук үлгән

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Audi белән идарә иткән 19 яшьлек егет яңгыр вакытында идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, анда Renault Logan белән бәрелешкән.

Каршы яктан килүче автомобиль белән идарә иткән 56 яшьлек хатын урында ук үлгән.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев