Балалар гомере белән шаяртмагыз!
Юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча балаларга велосипедта машина юлына чыгу тыела
Мәктәпләрдә каникуллар бара. Укучы балаларыбыз озак барган өченче чиректән соң каникулларда рәхәтләнеп ял итә. Матур, язгы көндә күпләрнең өйдә утырасылары килми, бала урамга тартыла. Нәкъ шушы вакытта аларның уйныйсы, аралашасы килә. Бала велосипед белән йөрергә, иптәшләре белән футбол яисә башка уеннар белән мәшгүль.
Зуррак малайлар инде питбайкларын тузаннан чистартып, урамга чыгарга ашыга. Нәкъ менә шушы вакытта балаларның урамда үз-үзен тоту күнекмәләренә зур игътибар сорала. Бу турыда район Советының утырышлар залында башкарма комитет җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән узган киңәшмәдә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Ләйсән Шакирова үз чыгышында ассызыклап узды. Бу юнәлештә ЮХИДИ хезмәткәрләре көндәлек күзәтү алып баралар, кагыйдәләрне бозулар булса, тиешле чарасын күрәләр.
Искәртеп узабыз — юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча балаларга велосипедта машина юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала. Велосипедта йөргәндә балаларга гына түгел, олыларга да саклану чараларын күрергә, махсус шлем, тезгә саклавычлар кияргә киңәш итәлә. Шулай ук самокатлар белән дә олы юлларга чыгарга, мопедларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми. Ә мотоциклда бары 18 тулгач, махсус таныклык белән генә йөрергә ярый.
Әти-әниләр! Балаларыгыз гомере белән шаяртмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев