Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач оешмалары «кара исемлеккә» эләккән

2026 елның яртыеллыгы йомгаклары буенча районның дүрт оешмасы явыз хокук бозучылар исемлегенә эләкте

Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе машина йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш боза торган предприятиеләр турында яңартылган мәгълүматларны бастырып чыгарды.

Антирейтингка бөтен республикадан 86 оешма кергән. Әлеге исемлектә Балтач районының  дүрт оешмасы да бар: «Венета» – 62, «МДСУ-1» – 61, «Татарстан» – 53, «Агрофирма Идел» – 53.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – һәркемнең иминлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе. Кемдер хокук бозулар статистикасын арттырса, икенчеләр юлда җаваплылык һәм тәртипне өстен күрә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кара исемлек