Балтач инспекторлары тәртип сагында
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач инспекторлары тәртип сагында

Бәйрәм көннәре булуга да карамастан, 6нчы гыйнвар көнне, район эчке эшләр бүлеге инспекторлары патруль белән бистәнең күпфатирлы йортларда яшәүчеләре белән очрашып, терроризмга каршы тәртип саклау буенча профилактик чаралар үткәреп йөрделәр.

Һәр фатир хуҗасына халыкның шәхси милкен саклау буенча йортларга һәм фатирларга сигнализацияләр куйдыру мөмкинлеген тәкъдим иттеләр, шикле тоелган чит кешеләр очраганда, кичке һәм төнге сәгатьләрдә подъездларда тәртип бозу очраклары булганда участковыйларга яки район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәклеген искәрттеләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев