Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта йөк машиналарына чикләүләр кертелә

Авыр йөк транспорты хәрәкәте махсус рөхсәт булганда гына рөхсәт ителә

Яз — йөк ташучы автомобильләр өчен үзгә чор. Кар эрү һәм грунтның йомшаруы аркасында, йөк машиналары өчен рөхсәт ителгән йөкләнеш сизелерлек кими. Бу вакытта һәр төбәк чикләүләргә үз срокларын һәм үзләренең максималь авырлыгын билгели.

Шушы максаттан чыгып, 2026 елның 1 апреленнән алып, 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларын саклауга юнәлдерелгән.

Чикләүләргә эләкмиләр:

  • автобуслар белән пассажирлар йөртү;
  • авыл хуҗалыгы хайваннары өчен азык-төлек, терлек азыгы һәм өстәмәләр, дарулар, орлыклар, ашламалар, почта, посылкалар, ягулык ташу;
  • табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташу һәм башка гадәттән тыш хәлләр;
  • автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту өчен юл техникасын һәм материалларны транспортировкалау;
  • Федераль законда хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорты;
  • чүп ташучылар.

Авыр йөк транспорты хәрәкәте махсус рөхсәт булганда гына рөхсәт ителә. Аны «Росдормониторинг» шәхси кабинетында алырга мөмкин.

Чикләүләр чорында махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен җаваплылык каралган – транспорт милекчесе өчен 600 мең сум күләмендә штраф салына. Шул ук вакытта транспорт тоткарлана.

Лилия Һадиева,
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев