Коткаручылар 4 квадрат метр мәйданга җәелгән янгынны сүндергән.
Чаллы шәһәренең Машина төзүчеләр урамында автомәктәпнең «Лада Гранта» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Машинадагы ике кеше 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Коткаручылар 4 квадрат метр мәйданга җәелгән янгынны сүндергән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе — транспорт чарасының төзексезлеге.
Нет комментариев