Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут төртү
Казанда Әмирхан проспектындагы буш урында ватылган автомобильләр чүплегендә янгын чыккан. Ут металл чүп-чарга сүтү өчен билгеләнгән өч йөк машинасына һәм егерме җиңел машинага зыян китерде.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.
Вакыйга урынын карау вакытында полицейскийлар янган «Газель» эчендә һәлак булучының гәүдәсен тапканнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут төртү.
Нет комментариев