Хезмәткәрләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлаттылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге өлкән дәүләт инспекторы полиция капитаны Раниф Галимбеков һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесегы Лилия Һадиева «Яңа тормыш» җәмгыяте шоферлары белән чара үткәрделәр.
Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм беренче медицина ярдәм күрсәтү бәяләнде.
Хезмәткәрләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен искә төшерделәр.
Нет комментариев