Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Яр Чаллыда җәяүлеләр юлы буйлап йөргән өчен машина йөртүчеләргә җәза бирделәр

Руль артында 2001 һәм 2002 елгы яшьләр булуы ачыкланган

Яр Чаллыда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Табеев яр буендагы җәяүлеләр юлы буйлап йөргән машина йөртүчеләрне ачыклаган һәм җәз биргән. Хокук бозучыларны социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоролик ярдәмендә күреп алганнар.

Руль артында 2001 һәм 2002 елгы яшьләр булуы ачыкланган. Алар белән профилактик әңгәмә уздырганнар, һәм алар үз гаебен таныган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хокук бозучыларга карата транспорт чарасын машина йөрү өлешендә урнаштыру кагыйдәләрен бозу һәм автомобиль белән Дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләрен бозып идарә итү маддәләре буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев