Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең бармы-юкмы икәнлеге ачыклана
Яшел Үзән-Казан трассасында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар.
Юл-транспорт һәлакәте Үрнәк һәм Дубровка трассасы участогында булган. Видеодан күренгәнчә, автомобильгә шактый зыян килгән.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.
Нет комментариев