Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chevroletның өч пассажиры җәрәхәтләр алган, аларның икесе — балалар.
Кичә Баулы — Октябрьский автоюлының 15нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр иткәнчә, «Лада Калина» автомобилен йөртүче хатын-кыз юл чатына очып чыккан һәм Chevrolet Lanos белән бәрелешкән. Иномарка бәрелүдән трассадан кюветка төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chevroletның өч пассажиры җәрәхәтләр алган, аларның икесе — балалар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев