Йөк машинасы белән бәрелешкән «Нива» йөртүчесе һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөк машинасы белән бәрелешкән «Нива» йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана

Әлмәт районында трассада «Нива» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте төнлә Казан-Оренбург автоюлының 245 нче километрында булган. «Нива» юл кырыенда торган «КАМАЗ» машинасына бәрелгән. Җиңел машинага шактый зыян килгән, аның йөртүчесе урында ук һәлак булган.

Урында автоинспекторлар эшли, юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев