Юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган
Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән
Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Верхний Услон новости» яза.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан – Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев