Машина йөртүче тизлекне куркынычсызлык таләпләренә туры китереп сайламаган һәм юлга чыккан пошига бәрелгән
26 сентябрьгә каршы төндә Татарстанның Алабуга районында М-7 «Волга» трассасында Kia автомобиле пошига бәрелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Руль артындагы 25 яшьлек машина йөртүче тизлекне куркынычсызлык таләпләренә туры китереп сайламаган һәм юлга чыккан пошига бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 23 яшьлек пассажиры һәлак булган.
Нет комментариев