Казанда ике автомобиль бәрелешкән, берсе тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда ике автомобиль бәрелешкән, берсе тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамында булган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Казанда «Лада» белән «Тойота» бәрелешкән, «Лада» тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Вишневский урамында «Тойота» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, бер полосадан икенчесенә күчкәндә юл бирмәгән һәм зур тизлектә хәрәкәт иткән «Приора» белән бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, «Приора» тротуарга чыгып, 48 яшьлек ир-атны таптаткан. Җәяүле шунда ук һәлак булган.
 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей


дтп

Нет комментариев