Көллияттә "Акыллы җәяүле" конкурсы үтте (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Көллияттә "Акыллы җәяүле" конкурсы үтте (+фото)

"Акыллы җәяүле" конкурсы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан уздырылды.

9 март көнне «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте»ндә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Форпоост»үзәге тарафыннан "Акыллы җәяүле" конкурсы үткәрелде.

"Акыллы җәяүле" конкурсы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан уздырылды.

Катнашучылар «Волонтер», «Форпост» «Механизаторлар» командаларына бүленеп, ярыштылар. Чара позитив нотада узды. Соңыннан һәр катнашучыга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Фото: автор


Акыллы җәяүле

Нет комментариев