Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән (фото)

17 декабрьдә, М-7 трассасының 1099 нчы чакрымында, Минзәлә районы биләмәсендә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Иртән, төгәлрәк әйткәндә 6:45 сәгатьтә трассада "ВАЗ-2114" белән "Тойота Королла" кара-каршы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләрнең икесе дә урында ук һәлак булган. Бер пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.
Чыганак: http://intertat.ru

250

Нет комментариев