Май бәйрәмендә булган вакыйга
Юл хәрәкәте иминлеге

Май бәйрәмендә булган вакыйга

Юлларда, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә игътибарлы булсак иде

1 май төнендә Балтач бистәсенең Ленин урамында, Салкын чишмә паркы янында төзелгән күпер янында юл-транспорт вакыйгасы булды

Күпер төбеннән олы юлга чыгучы “Лада” машинасына Ленин урамы буенча автовокзал ягыннан хәрәкәт итүче килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә мотоцикл белән идарә итүче машинаның тәрәзәсенә килеп керә. Шөкер, авыр тән җәрәхәтләре алучы булмый.

Юлларда, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә игътибарлы булсак иде.


авария

Нет комментариев