Укучы светофорның яшел сигналына юлны кичкәндә, аны автомобиль бәрдергән.
Кичә кичен Казанда 10 яшьлек малайны машина бәрдергән, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.
Фучик һәм Җиңү проспекты киселешендә укучы светофорның яшел сигналына юлны кичкәндә, аны автомобиль бәрдергән.
Шофер юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан, ә баланы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Фото: шәһәр дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев