Машина йөртүчеләр, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, ерак юлларга чыгудан чикләнеп торыгыз
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләр, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, ерак юлларга чыгудан чикләнеп торыгыз

Хәзерге вакытта Татарстанның күпчелек районнарында, шул исәптән Балтачта да, карлы яңгырлар яву аркасында һава шартлары гел үзгәреп тора. Бу юлларда транспорт хәрәкәтенә авырлыклар тудыра.

Бик җитди сәбәпләр булмаганда, гомерләрне куркыныч астына куеп, бозлавыклы юлларга машина белән чыкмау хәерлерәк.
Мондый һава торышында машина йөртүчеләргә гадәттәгедән дә игътибарлырак булырга һәм тизлекне арттырмый, алда баручы машина белән тиешле дистанцияне сакларга киңәш ителә. Шулай ук каршы як полосага чыгып, алдагы транспорт чараларын узып китәргә омтылудан да катгый тыелырга кирәк.
Автомобильләрдә кышкы шиплы шиннар булдыру кирәк. Кышкы юл хаталарны "кичерми" ул, - дигән халык әйтемен һәрвакыт исегездә тотыгыз!
"Машина йөртүчеләр, һава торышының тотрыксыз булуы аркасында, ерак юлларга чыгудан чикләнеп торыгыз!", - дип кисәтә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Фото: http://www.beloyarka.com/news/406/

250

Нет комментариев