Район ЮХИДИендә 13 шофер “кара” исемлектә. Кемнәр дисезме?
Юл хәрәкәте иминлеге

Район ЮХИДИендә 13 шофер “кара” исемлектә. Кемнәр дисезме?

Бу штраф суммасы 5 мең сум булган очракта 15 мең итеп түлисе дигән сүз...

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның гыйнвар аенда гына да 13 шундый шоферга карата административ беркетмә  төзелеп судка җибәрелде. Аларга штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды. Бу штраф суммасы 5 мең сум булган очракта 15 мең итеп түлисе дигән сүз. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдагы терминалга килеп түләргә була.

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Штрафлар

Нет комментариев