Юл һәлакәтендә FAW йөртүчесе үлгән
20 ноябрь көнне кичке сәгать биш тирәсендә М7 федераль юлының 796нчы чакрымында Казан янында, Яңа Николаевка бистәсенә борылыш тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, FAW йөк машинасының йөртүчесе светофорның кызыл төсенә туктаган фурага зур тизлек белән килеп бәрелгән.
Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәтендә FAW йөртүчесе үлгән.
Нет комментариев