Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 22 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр 1-9 сыйныф укучылары арасында узды
Бөтен ил буенча юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне 7 миллионга якын бала тикшергән, дип хәбәр иттеләр республика транспорт министрлыгында.
Катнашучылар җәяүлеләр, пассажирлар, велосипедчылар һәм индивидуаль мобильлек чараларыннан файдаланучыларның куркынычсызлыгы белән бәйле реаль юл ситуацияләрен тикшерделәр.
Мәктәп укучыларына иң катлаулысы машина юлы һәм тимер юл аша чыгу, шулай ук җәмәгать транспортыннан файдалану турында биремнәр бирелде. Бу темалар буенча иң күп баллны 10%тан кимрәк катнашучы җыйды. Барыннан да җиңелрәк автомобильдә, велосипедта һәм самокатта үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләләре булып чыкты.
НТР24
Нет комментариев