Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоны авария шаһитының социаль челтәр битендә урнаштырганнар.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Тынычлык урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Кадрларда бер машинаның җитди зыян күргәнлеге ачык күренә - автомобильнең капоты тулысынча яньчелгән. Икенче автомобильнең алгы пассажир ишеге зыян күргән.
«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Дәрвишләр бистәсенә керү юлында күп чакрымлы бөке барлыкка килгән.
Зыян күргән кешеләр барлыгы-юклыгы турында мәгълүмат ачыклана.
Фото: соцсети
Нет комментариев