Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Тынлыкны боза, күңелне куркыта торган уенчык

Бистә урамнарының кичке тынлыгын бозып, тавышы колакны ярып керүче, өлкән буын кешеләренең күңел тынычлыгын бозучы транспорт — питбайклар тавышы инде ишетелә башлады

Бистә урамнарының кичке тынлыгын бозып, тавышы колакны ярып керүче, өлкән буын кешеләренең күңел тынычлыгын бозучы транспорт — питбайклар тавышы инде ишетелә башлады. Кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, питбайк белән фәкать махсус спорт мәйданчыкларында гына йөрү рөхсәт ителә.

Әлбәттә, беренче чиратта, йөртү таныклыгы, эпикировка булу шарт. Зур юлларга чыгу, авыл эчендәге юлларда, әйтик, Балтач эчендәге урамнарда хәрәкәт итү юл кагыйдәләрен бозу булып санала. Бу очракта аларга штраф салынырга мөмкин. Материаллар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә юллана.

Бу юнәлештә инде хокук сак-лау органнары катгый чаралар да куллана башладылар. Питбайкка утырган үсмер һәлакәткә очрап, бу фаҗигадә зур зыян күрүчеләр булса, аның әти-әнисен Россия Җинаять кодексының «Балигъ булмаган баланы тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» 151.2 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Бу маддә исә әти-әнине өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне дә күздә тота.

«Әле апрель ае башында Яр Чаллы проспектыннан хәрәкәт иткән питбайк хуҗасы — яшь егет тоткарлана. Транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган өчен 16 яшьлек егеткә 15 мең сум штраф салынган. Баланың әти-әнисе дә административ җаваплылыкка тартылды. Аларга таныклыгы булмаган яшүсмергә транспорт чарасы тапшырганнары өчен 30 мең сум штраф билгеләнде», — дип белдерде Чаллы Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре.

Исегездә тотыгыз:
— Скутер яки мопед белән 16 яшьтән өлкәнрәкләргә «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә ярый;

— Мотоцикл йөртү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасын иминиятләштерергә кирәк;

— Питбайк, квадроциклларны гомуми файдаланудагы юлларда куллану катгый тыела, алар авыл, шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итү өчен техник таләпләргә һәм куркынычсызлык стандартларына туры килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев