ЮХИДИ буенча штрафларны белешеп тору зарур
Юл хәрәкәте иминлеге

ЮХИДИ буенча штрафларны белешеп тору зарур

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә штрафны...

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. Агымдагы елның 10 аенда 127 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 115енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 4сенә арест бирелде, 8 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдәге терминалга килеп түләргә була.
Фото: odintsovo.info
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

250

Нет комментариев