Юлларда сугыштагы сыман, көндәлек кешеләр һәлак була
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлларда сугыштагы сыман, көндәлек кешеләр һәлак була

2нче октябрь көнне Спасс районы Болгар шәһәреннән 15 км. ераклыкта трассада юл-транспорт фаҗигәсе була.

14нче "Лада" модельле һәм "Тойота Королла" машиналарга маӊгайга-маӊгай бәрелешәләр, нәтиҗәдә 4 кеше үлә, 1 пассажир яралана. Социаль челтәрләрдә куелган хәбәрләргә караганда, бу фаҗигәнеӊ төп - сәбапчесе чит ил машинасы йөртүче. Ул җитмәсә исерек хәлдә булган, дип фаразлана. Ул машинасын 19-22 яшьлек егетләр утырган машинага юнәлтә. «Үндүртле» машинаныӊ шоферы, утырган 3 пассажиры, "Королла" шоферы һәлак булалар. Бу турыда «Про Казань» хәбәр итә.

Юлларда игътибарлы булсак иде.
Фото: http://progorodsamara.ru/auto/view/152331

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев