Кеше һәм закон

Абау! Ушмада балта сугышта кулланылган

4 октярь көнне Балтач район эчке эшләр бүлегенә Түбән Ушма авылыннан ике исерек бәндәнең сугышуы турында хәбәр керә.

Соңыннан ачыкланганча, икәүләп аракы эчкәннән соң, ике арада бәхәс килеп чыга. Бер-берсенә булган мөнәсәбәтне йодрык ярдәмендә ачыкларга керешәләр. Алай да барып чыкмагач, берсе кулга балта алып, икенчесенең башына суга. Зыян күрүченең башына зыян килсә дә, ул исән-сау. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.

250

Нет комментариев